Өстәл теннисы

Җитәкчесе: Яшагина Ольга Борисовна

Башка спорт төрләреннән аермалы буларак, өстәл теннисында балалар өчен каршылыклар юк. Күз күреме, сулыш алу, иммунитет яки терәк-хәрәкәт аппараты буенча каршылыклар булган очракта өстәл теннисы бик тә файдалы.

Өстәл теннисы буенча даими дәресләр:

-Күз күремен яхшырталар. Тиз хәрәкәтләнә торган әйбер артыннан күзәтү күзләр өчен яхшы күнегү.

-Реакцияне үстерәләр. Тиз реакция – өстәл теннисында гына түгел, башка спорт төрендә, шулай ук көндәлек тормышта да кирәкле сыйфат.

-Сәламәтлекне ныгыталар. Өстәл теннисы иммунитетны күтәрә, сулыш системасын һәм терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеген яхшырта, мускулларны тонуска китерә, стресстан арынырга булыша.

-Акылны үстерәләр. Корея галимнәре тикшеренүләре буенча, өстәл теннисы уенчыларының 90%ы акылның югары дәрәҗәсенә ия. Бу спорт төре көч һәм чыдамлыкны гына түгел, баш мие эшчәнлеген дә яхшырта.

-Холык һәм шәхесне формалаштыралар. Өстәл теннисы кечкенә спортчыда үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, тәвәкәллек һәм җиңелүне кабул итә белү кебек мөһим сыйфатлар тәрбияли.

-Язуны яхшырталар. Беренче карашка өстәл теннисы һәм язу арасында бернинди элемтә дә юк сыман. Чынлыкта исә, өстәл теннисы кул мускулларын ныгыта һәм вак моториканы үстерә, шуңа баланың язуы яхшыра.


Барлык вакыйгалар турында хәбәрдар бул