«Серпантин» цирк студиясе
Җитәкчесе: Яшагина Ольга Борисовна
Цирк студиясендәге дәресләр баланың сыгылмалылыгын, җитезлеген, иҗади мөмкинлеген һәм артистлыгын үстерә. Без төрле дәрәҗәдәге физик әзерлеге булган балаларны җыябыз һәм цирк сәнгате нигезләренә өйрәтәбез.
Укыту программасы:
-кәтүктә, антиподта, моноциклда тигезлек саклау
-туплар, йөзекләр, чукмарлар белән жонглерлык итү
-цирк актробатикасы һәм гимнастикасы
-клоунада
-пластик этюд
- таякларда йөреш
-хула-хуп уенына өйрәтү
-лайт-шоу
Коллектив Г.Тукай исемендәге Филармониянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Яшь: 7+
Барлык вакыйгалар турында хәбәрдар бул