«Музыка белән дуслашырга» мастер-классы

Мастер-класс кысаларында татар музыкасы һәм традицияләре турында мини-лекция, шулай ук музыкаль медитация узачак.
Сүз татар музыкасындагы образлар һәм мотивлар, татар яңгырашының үзенчәлекле компоненты – «Моң» белән бәйле ассоциацияләр һәм күзаллаулар турында барачак.
Катнашучылар үзләренең сулышларына һәм яңгырашларына игътибар итәчәкләр, татар халык тынлы уен коралы курай тавышы белән илһамланачаклар, үз тавышлары һәм интуитив музыка кораллары ярдәмендә импровизация ясаячаклар.
Мастер-классны алып баручы – педагог-хормейстер Азалия Менибаева.

22 май, 19:00

Чара «Пушкин картасы» программасында катнаша

Яшь чикләве: 6+

Билетлар

Бәясе: 250 сум
Барлык вакыйгалар турында хәбәрдар бул