«Анахрония» күргәзмәсе
6 июньдә 18:30 сәгатьтә Московский МҮндә (Ак. Королев, 47) «Анахрония» күргәзмәсе ачылачак.
«Әгәр рәссам текстка иллюстрация ясый икән, шагыйрь яки язучы әзер иллюстрацияләргә текст яза аламы?». Бу сорау язучы Глеб Кашеваров һәм рәссам Ксения Йосыпова экспериментының башлангыч ноктасы була, ул «Анахрония» проектына китерә.
Авторлар сүз һәм образ бер-берсен мәгънә белән тулыландыралар дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Әгәр дә сүз аны ишетүчедә бернинди образ тудырмый икән, бу сүз – үле, тавышларның сәер тиңдәшлеге генә. Образ белән дә шулай ук. Әгәр образ мәгънәле кичерешләр, аңлатма тексты тудырмый икән, мондый образ яшәүдән мәхрүм ителгән, ул күз алдыннан юкка чыкканнан соң ук онытылачак, мөгаен. Тудырылган мәгънә – мөһим түгел, рәсемгә яки тавышка кертелгән – бернинди вакытка да карамый. Сүзләр һәм сүз чаралары үзгәрергә мөмкин, әмма аларның тоелган тирән мәгънәсе вакыттан тыш тора, ул бер үк вакытта «хәзер» дә, «һәрвакыт» та – шуңа күрә чыннан да мәгънә белән тулы булган һәрнәрсә анахрон гына булырга мөмкин. Бер мизгелдән, хәзерге мизгелдән аерылгач кына, бу вакытсыз мәгънәләргә эләгергә тырышырга мөмкин. Бу – тәкъдим ителгән проектны күрсәтә.
Проектта күрсәтелгән картиналар тәэсирендә язылган шигырьләр текстлары тупланган. Монда шигырь текстына иллюстрация буларак ясалган картиналар тәкъдим ителә. Шулай ук үз мәгънәсе һәм образлылыгы буенча очраклы рәвештә туры килгән иҗат нәтиҗәләре дә бар.
Глеб Кашеваров – язучы, шагыйрь, сәнгать мөхәррире, галим (биология фәннәре кандидаты). Үз шигырьләрендә Глеб көчле һәм еш кына каршылыклы хисләрне җиткерергә омтыла, күпсүзлелектән кача, үтә күренмәле һәм укыла торган образларны куллана, мөмкин кадәр ачык һәм намуслы итеп акмеистлар традицияләрен дәвам итәргә тырыша.
Ксения Йосыпова – рәссам, галим. Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумын «Сәнгать-оформление эшләрен башкаручы» юнәлеше буенча тәмамлый, шул ук вакытта ветеринария фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. Хәзерге вакытта, фәнни эшчәнлеген туктатмыйча, Казан дәүләт мәдәният институтында өстәмә белем ала.
Эшләрендә графика, акварель, акрил һәм майлы рәсем сәнгате техникасын, катнаш техниканы куллана. Рәссамның эшләренә тирән символизм һәм мистицизм хас. Алар гади көндәлек образларны яшерен һәм изге нәрсә белән бәйләп, аңлатып булмаслык ностальгия тудыралар.
Эш режимы: дүшәмбе-якшәмбе 10:00дән 20:00гә кадәр.
Эш режимы 17 июньнән алып: дүшәмбе-җомга 10:00дән 19:00гә кадәр.
Керү ирекле.
Яшь чикләве: 18+
«Московский» мәдәни үзәге
Ак Королев ур., 47

Барлык вакыйгалар турында хәбәрдар бул