«Әллүки» курайчылар студиясеннән Яңа ел концерты

«Әллүки» курайчылар студиясенең Яңа ел концерты ул – тавыш һәм буяулар феериясе. Яшь курайчылар һәм флейтачылар башкаруында барысы да яраткан халык көйләре, шулай ук Татарстан композиторлары музыкасы яңгыраячак.

Студия концертлары һәрвакыт җылылык белән тулы. Тамашачы Яңа ел бәйрәме һәм тылсым атмосферасына чума алачак. Студия концерты татар кураенда уйнау традицияләрен саклауга, шулай ук гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Концерт программасы татар һәм рус телләрендә алып барылачак.

18 декабрь, 18:00

Дәвамлылыгы: антрактсыз 2 сәгать

Чара «Пушкин картасы» программасында катнаша

Яшь чикләве: 6+

Билетлар

Бәясе: 300 сум
Барлык вакыйгалар турында хәбәрдар бул