«Җир читендә» графика күргәзмәсе

21 август көнне 17:00 дә «Московский» МҮндә (Ак. Королев ур., 47) «Җир читендә» графика күргәзмәсе ачылышы булачак.

Экспозициядә тәкъдим ителгән графика күргәзмәсе Җир шарының капма-каршы якларында яши торган ике рәссам арасындагы уникаль диалог булып тора. Массачусетс штатында (АКШ) эшләүче Ольга Сушкова һәм үз әсәрләрен Казанда (Россия) иҗат итүче Анна Федорова үзләренең график битләрендә көндәлек тормышны һәм аларны чолгап алган предмет дөньясын чагылдырганнар.
Географик яктан ерак булуга карамастан, рәссамнарның эшләре кабатланалар, детальләргә игътибар һәм күзәтүчәнлек планетаның төрле почмакларындагы кешеләрне бәйләп торучы гомумкешелек кыйммәтләрен аңларга ярдәм итүен күрсәтәләр. Тамашачылар, рәссамнар үзләренең көндәлек тормышларында очрата торган гадәти әйберләрнең һәм әйләнә-тирәлекнең иҗади илһам чыганагына һәм универсаль тормыш күренешләренең чагылышына әверелүен күзәтә алалар.
Ике рәссамның да графикасы традицион график техникаларда тушь, акварель, карандаш, акрил кебек материаллар кулланып эшләнгән. Авторлар үзләренең әйләнә-тирә дөньясын, көнкүреш һәм интерьер әйберләрен, эчке дөньяга үзләренең шәхси мөнәсәбәтләрен үзләренчә сурәтлиләр һәм үзгәртәләр, бу үз вакыйгалары, мәшәкатьләре, тәэсирләре белән тулы реаль тормышта чагыла.

Күргәзмәнең эш режимы: 21 август – 29 сентябрь
Дүшәмбе-җомга 10:00 дән 17:00 гә кадәр.

Керү ирекле.

Яшь чикләве: 6+

«Московский» мәдәни үзәге
Ак. Королев ур., 47

Барлык вакыйгалар турында хәбәрдар бул