«Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия иреклеләр акциясе

30 Апрель 2021

«Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында бүген «Московский» МҮндә «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАСХКУсе «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге ЯС МКУсе белгечләре белән очрашу узды.

Спикер буларак Казан шәһәре Думасы депутаты, «Казан шәһәренең азык-өлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры – Мөхәммәдшина Рима Җәмил кызы; Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Ахсанова Эльмира Равил кызы һәм «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге психологы Шәйдуллина Илсөяр Раил кызы чыгыш ясадылар.

«Московский» МҮ бу искиткеч инициативаны хуплый һәм 2021 елның маеннан барлык теләүчеләрне сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары өчен атна саен үткәрелә торган мастер-классларга чакыра.

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре өчен дәресләр җәдвалы

Дүшәмбе: 10:00 – Сынлы сәнгать

Сишәмбе: 12:00 – Көнчыгыш биюләре

Чәршәмбе: 15:00 – Өстәл теннисы

Пәнҗешәмбе: 12:00 – Санак белеме

Якшәмбе: 12:00 – «Инклюзион» пластика студиясе