Урицкий исемендәге паркта Алма спасы

24 Август 2021

19 августта Урицкий исемендәге паркта VIII Славян мәдәнияте фестивале — Алма спасы булып узды, аның кысаларында шәһәрнең иң яхшы фольклор коллективлары чыгыш ясады, һөнәрчеләр ярминкәсе һәм халык иҗаты буенча мастер-класслар узды.

 Шулай ук теләге булган һәркемнең «Tien» урам театрының интерактив спектаклен тамаша кылу, күңелле әйлән-бәйлән һәм кызыклы халык уеннарында катнашу мөмкинлеге булды.

 Барлык фотоларны да «Московский» МҮнең Вконтактедагы берләшмәсе фотоальбомында карарга мөмкин.