Славян культурасының XII «Алма спасы» фестивале
20 Август 2025
XII «Алма спасы» фестивале уңышлы узды!
Ул «Мәдәни мохит» проекты кысаларында узды. Атмосфера тылсымлы, илһам, шатлык һәм елмаю белән тулы иде!
Осталар ярминкәсе талантлы осталарыбызның һөнәрләренең төрлелеге белән сөендерде. Мастер-класслар онытылмаслык хис-кичерешләр һәм могҗизаларны үз кулларың белән ясап була дигән тойгы калдырды.
Музыкаль коллективлар халыкка иң бай, алма хуш исле җәй аеның җылы, көчле энергиясен тараттылар.
Һәм әлбәттә, барысы да фотога төштеләр, традицион рус уеннары уйнадылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр – мондый мизгелләр мәңгегә истә калачак.
Фестивальдә катнашучыларның барысы да бүләккә чын позитив фейервергы һәм ел буена җитәрлек якты тәэсирләр алдылар.
Фотолар өчен Анастасия Нурмөхәммәдовага рәхмәт белдерәбез
Чарадан барлык фотосурәтләрне безнең Вконтактедагы «Московский» МҮ берләшмәсенең альбомнарында карарга мөмкин.