Шаляпинның юбилеена багышлап

10 Ноябрь 2023
10 ноябрьдә Казан шәһәренең Музей комплексы белән берлектә «Тормышка гашыйк» проектында катнашучылар өчен «Московский» МҮндә Эделева Инесса Александр кызы белән очрашу уздырылды һәм «Шаляпин белән иске Казан урамнары буйлап» фильмы күрсәтелде. Фильм Ф.И. Шаляпинның 150 еллык юбилеена багышланган. Ул тамашачыны борынгы архитектурасы, рус-татар колориты һәм романтик конкасы – хәзерге трамвайның алдагысы белән XIX гасыр ахырындагы Казан атмосферасына, булачак җырчы Шаляпинның ярдәмчел җаны барлыкка килгән һәм артистның таланты формалашкан Казан дөньясына чумдыра. Бөек җырчының биографиясен өйрәнүче Инесса Эделева фильмны төшерү идеясе турында илһамланып сөйләде, тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге, Казанның талантларга бай булуы турында фикер алышулар булды...