«Пушкин картасы» буенча чараларга барыгыз!

18 Гыйнвар 2022 14:18:00

«Пушкин картасы» яңа мәдәни проектының асылын кыскача аңлатабыз. 

5000 сум баланслы «Пушкин картасын» рәсмиләштерегез (2022 ел ахырына кадәр) һәм дәүләт хисабына күргәзмәләргә, концертларга, лекцияләргә йөрегез. Карта 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге кешеләр өчен гамәлдә.

1. Баштан «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы хисап язмагызның бармы икәнен ачыкларга кирәк. Әгәр юк икән, аны рәсмиләштерергә, аннары расларга кирәк. Моны берничә ысул белән эшләргә була, тулырак мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталының «Еш бирелүче сораулар» бүлегендә укыгыз.

2. Хисап язмасын теркәгәннән һәм раслаганнан соң, «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» кушымтасын AppStore яки Google Play аша йөкләп, «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы хисап язмасын (логин һәм пароль) файдаланып, аңа керергә кирәк.

3. Аннары сезне «Пушкин картасы» чыгарылышын раслауны сораячаклар. Шуннан соң сез виртуаль форматтагы исемле карта хуҗасы булачаксыз. Аңа мәдәни чараларга баруга сарыф итәргә мөмкин булган 5 000 сум акча күчереләчәк. Виртуаль карта «Счёт» битендә барлыкка килгәч аның белән куллана башларга мөмкин булачак.

4. Картаның пластик вариантын «Банк почтасы» офисларында шәхесне раслаучы документ (паспорт яки СНИЛС) күрсәтеп алырга була.

5. Мәдәни чараларга билетларны берничә ысул белән сатып алырга мөмкин:

  • «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» кушымтасы аша. Барлык вакыйгаларның тулы афишасы «Культура.рф» порталында урнаштырылган.

  • Барырга теләгән оешма сайтында. Гадәттә, анда «Бу вакыйганы «Пушкин картасы» программасы буенча карарга була» дигән билге тора.

  • Сез барырга теләгән чараның мәдәният оешмасы кассасында.

  • Яндекс.Афиша, Kassir, Ticketland һәм башкалар кебек популяр билет операторларыннан файдаланырга. Kassir.ru да заказны рәсмиләштергәндә түләүнең тәкъдим ителгән ысуллары арасында «Пушкин картасы белән түләү»не сайлагыз.

«Московский» МҮнең «Пушкин картасы» проектында катнашучы барлык вакыйгаларына билетларны сылтама буенча сатып алырга мөмкин