Казан гастрольләре – Казанские гастроли» проекты

24 Февраль 2021
28 февральда Казанда «Казан гастрольләре – Казанские гастроли» мәдәни проекты старт алачак. 8 ай буе алдынгы театр коллективлары шәһәрнең 17 мәдәни үзәкнең һәрберсендә чыгыш ясаячак, барлыгы якынча 170 спектакль күрсәтеләчәк. Сынау проекты республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итүгә багышланган. Киләчәктә мондый тәҗрибәне бөтен Татарстан буенча тарату планлаштырыла.