Күргәзмә буенча экскурсия-медиация

11 Ноябрь 2023
Рәссам Yar Ada ның «Мин үземне тынлыкта ишетәчәкмен» экскурсия-медиациясеннән фотолар белән уртаклашабыз.

Экскурсия-медиация – экскурсиянең җиңелрәк һәм иреклерәк төре, ул экскурсоводның классик монологын күздә тотмый. Экспозиция белән танышу «сорау-җавап» форматында бара, тамашачы теләсә кайсы вакытта үзен кызыксындырган сорау бирә һәм эшләр турында үз фикере белән уртаклаша ала. «Мин үземне тынлыкта ишетәчәкмен» күргәзмәсе буенча экскурсия-медиация кысаларында тамашачылар рәссамның иҗаты, экспозициядә тәкъдим ителгән эшләре, күргәзмә концепциясе, күргәзмәне булдыру процессы турында җентекләбрәк белделәр, шулай ук күргәзмәнең кураторы һәм музыка авторы белән аралаштылар.

«Мин үземне тынлыкта ишетәчәкмен» – Татарстанның яшь рәссамы Yar Ada ның (Әдилә Шакирова) аудиовизуаль күргәзмәсе.