«Истә тотсыннар өчен...» күргәзмәсе ачылышы

06 Май 2025
6 майда «Московский» Мәдәни үзәгендә «Истә тотсыннар өчен...» күргәзмәсе ачылышы булып узды.
Күргәзмә Бөек Ватан сугышы елларында Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрнең хәрби һәм хезмәт батырлыгына багышланган.

Экспозиция 4нче гимназия, 81нче мәктәп, 32нче мәктәп, Елга техникумы һәм «Заречье» музейлары, шулай ук «С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы» АҖ – «Туполев» ААҖ филиалы, «Казан вертолет заводы» АҖ, «Татхимфармпрепараты» АҖ һәм «Тасма» ФҖП ҖЧҖ кебек предприятиелар музейлары материаллары нигезендә булдырылган.

Советлар Союзы Герое Н. Н. Аржанов гаиләсенең шәхси архивы да зур әһәмияткә ия, ул Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен көрәшүчеләрнең батырлыгы турында истәлекләрне саклап, буыннар арасында бәйләүче җепкә әверелде.

Күргәзмәдә шул исәптән «Татарстан Республикасының “Ватан” берләшмәсе» Төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасының эзләү экспедицияләрендә табылган экспонатлар да тәгъдим ителгән.
Фотограф – Анастасия Нурмөхәммәдова

Күргәзмәнең эш режимы: дүшәмбе-якшәмбе 10:00 дән 17:00 гә кадәр

Керү ирекле.

Яшь чикләве: 6+

«Московский» мәдәни үзәге

Ак. Королев ур., 47