Француз теле көне

14 Ноябрь 2024
14 ноябрьдә «Альянс Франсез - Казан» «Московский» Мәдәни үзәгендә француз мәдәниятен һәм француз телен яратучыларны берләштерде.

Кунаклар игътибарына «Француз стиле — мәдәниятләр чаты» фотографияләр күргәзмәсе, француз музыкасы концерты, француз телендә нәфис фильм, француз телен өйрәнә башлаучылар өчен мастер-класс тәкъдим ителде.

Чараның җылы хис-кичерешләре һәм якты мизгелләре әлеге үзенчәлекле атмосфераны чагылдырган фотосурәтләрдә чагылыш тапты.

Фотограф - Анастасия Нурмөхәммәдова

Чарадан барлык фотосурәтләрне ВКонтактеда "Московский" МҮ бергәлегенең фотоальбомнарында карарга мөмкин