Джинс мәдәнияте фестивале программасы

03 Июнь 2021

Социалистик көнкүреш музее белән берлектә без музейның 10 еллыгына «Джинс культ кебек» дигән күргәзмә оештырдык, анда һәркем джинс «бум»ы атмосферасына чума алачак.

Ачылышта бию флешмобы, күргәзмә буенча экскурсия, кастомайзинг буенча мастер-класс, «Мистер Твистер» төркеме чыгышы һәм «True» мотоклубының байклар күргәзмәсе планлаштырылган.

Лекцияләрдә һәм мастер-классларда дизайнерлар, рәссамнар һәм стилистлар джинсларга карата үз карашларын белдерәчәкләр. Деним темасын музыкантлар яклаячак, чөнки рок һәм блюз джинс мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән. Чын киноманнарны без «Асса» культ тасмасын эксклюзив күрсәтү, шулай ук Сергей Бугаев белән «Африка» очрашуы белән сөендерәчәкбез.

Шулай ук сезнең өчен фудкорт, уен приставкалары белән ял зонасы, «Смена» китап кибете, бию мәйданчыгы һәм ретро-мотоцикллар күргәзмәсе эшләячәк.

Фестиваль көннәрендә сезне мастер-классларда катнашырга, иҗат итәргә, үз-үзегезне күрсәтү белән шөгыльләнергә, биергә һәм илһамланырга чакырабыз!

 

Программада:

3.06 – «Джинс культ кебек» күргәзмәсен ачу

17:30 – 18:00 – Бию флешмобы

18:00 – 19:00 – «Джинс культ кебек» күргәзмәсен ачу

19:00 – 20:00 – Дизайнерлар Ксения Власова һәм Евгения Синьковадан джинслар кастомайзингы буенча мастер-класс

19:30 – 20:30 – «Мистер Твистер" төркеме концерты

 

4.06 – Джинс һәм дизайн

18:00 – 22:00 – «Джинс культ кебек» күргәзмәсе

18:00 – 20:30 – DJ Chegollдан музыка

18:30 – 19:30 – Рәссам Zalana Artтан джинс кастомайзингы буенча мастер-класс

19:40 – 20:30 – Стилист Исмаил Сафиуловның «Джинс: трендлар һәм антитрендлар» лекциясе

20:30 – 22:00 – J-set төркеме концерты

 

5.06 – Джинс һәм музыка

18:00 – 19:00 – Джинслар тарихы буенча Социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов лекциясе

19:00 – 00:00 – Jeans Rock Fest – Камрад Листков һәм башкалар

 

6.06 – Джинс һәм кинематограф

18:00 – 19:00 – DJ Chegoll музыкасы

19:00 – 20:00 – Сергей Бугаев белән «Африка» очрашуы

20:00 – 22:00 – «Асса» фильмын күрсәтү

22.00 – 23:00 – Doratti төркеме чыгышы

 

Фестиваль көннәрендә джинс – мәҗбүри дресс-код!

Ачылу көнендә керү бушлай, киләсе көннәрдә – билетлар буенча.

3-6 июнь

«Московский» МҮ, җәйге ишегалды

Билетлар «Московский» МҮ кассасында һәм сылтама буенча

Мәгълүмат тел. буенча: 560 66 92

12+