«Астра» иллюстрация фестивале программасы

27 Август 2022
Сезне 2022 елның 27-нче һәм 28-нче августында «Московский» Мәдәни үзәгендә узачак «Астра» I Халыкара иллюстрацияләр фестиваленә чакырабыз. Бу вакыйга РФ төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән яшь рәссам-иллюстраторларны һәм зиннар авторларын, шулай ук китап басучыларны, сәнгать белгечләрен, язучыларны, тамашачыларны, иллюстрацияләр белән кызыксынучыларны берләштерәчәк.

Фестиваль программасында иллюстрация, иллюстрацияле китап һәм зиннар бәйгесенең иң яхшы эшләре күргәзмәсе, өлкәннәр һәм балалар өчен иллюстрация һәм зиннар барлыкка китерү буенча мастер-класслар, танылган рәссамнар белән очрашулар һәм белгечләр лекцияләре, сәнгать белгечләре, сәнгать белеме вәкилләре, шулай ук бу өлкәдәге башка профессионаллар катнашында түгәрәк өстәл, китап нәшрияты, иллюстраторлар, авторлык киемнәре һәм бизәнү әйберләре кибетләре катнашында маркет каралган.

Сезне фестивальдә күрүебезгә шат булачакбыз!