«Арт-яз» фестивале
03 Март 2024
3 мартта Московский МҮндә «Арт-яз» традицион яшьләр фестивале булып узды. Фестиваль заманча сәнгатьнең төрле төрләрен берләштерде: музыка, мода, дизайн, графика һәм башкалар.
«Арт-яз» Н. И. Фешин ис. КСУ студентлары һәм Креатив индустрияләр мәктәбе укучыларының эшләреннән торган «Яз. Вакыт…» күргәзмәсе белән ачылды, анда графика, постерлар, төрле арт-объектлар тәкъдим ителгән иде. Үзләрен рәссам ролендә сынап карарга теләүчеләр өчен «Акварель белән музыка ясыйбыз», «Монотипия. Кул белән бастыру техникасын сынап карыйбыз» мастер-класслары оештырылды; ә фото сәнгатен яратучылар мобиль фотосурәт турында лекция тыңладылар.
Фестивальнең бизәге – КМТТУның яшь дизайнер-студентларының коллекцияләрен fashion-күрсәтү булды. Фестивальгә килүчеләргә «Юна» музыкаль төркеме искиткеч музыкаль кәеф бүләк итте.
Инде алты ел дәвамында язның иң якты вакыйгаларының берсе шәһәрнең иҗади аудиториясен сөендерә. Күргәзмәләр, лекцияләр, мастер-класслар, заманча музыка, автор маркеты, рәссамнардан скетч-портретлар һәм кызыклы кешеләр – болар барысы да язның башлануын онытылмаслык итте.