«Арт-яз» 2025 фестивале

10 Март 2025
8 март көнне «Московский» МҮндә «Арт-яз» традицион яшьләр фестивале булып узды. Фестиваль заманча сәнгатьнең төрле төрләрен: музыка, мода, дизайн, графика һәм башкаларны берләштерде.

«Арт-яз» иң якты һәм талантлы иллюстраторларның «Басма күңел ачу яки Кыҗыр-Быҗыр» графика эшләре күргәзмәсе белән ачылды. Үзләрен рәссам ролендә сынап карарга теләүчеләр өчен дизайнер һәм хәрефләр остасы Булат Хәсәншиннан «Кул астынагы әйберләрдән каллиграфия» мастер-классы һәм рәссам-график Регина Мавринадан трафарет басма һәм коллаж техникасында бәйрәм зин-җәелмә ясау буенча мастер-класс оештырылды. Сәнгать белгече, куратор, арт-журналист, Казан сәнгатен өйрәнүче Луиза Низамова «Яшь рәссам-графиклар: Россиянең заманча сәнгать ярминкәләре трендлары» дигән эксклюзив лекция үткәрде.
Фестивальнең бизәге булып яшь дизайнерлар коллекцияләрен fashion-күрсәтү торды. Фестивальгә килүчеләргә Казан джазының үсеп килүче йолдызлары – «Кейптаун» джаз-бэнды искиткеч музыкаль кәеф бүләк итте.
Инде җиде ел язның иң якты вакыйгаларының берсе шәһәрнең иҗади аудиториясен сөендерә. Күргәзмәләр, лекцияләр, мастер-класслар, заманча музыка, авторлык маркеты, рәссамнарның скетч-портретлары һәм кызыклы кешеләр – болар барысы да яз башын онытылмаслык итте.
«Арт-яз» фестивале турындагы истәлекләребез Кирилл Буздалов фотографияләрендә.
Чарадан барлык фотосурәтләрне безнең ВКдагы берләшмәнең альбомнарында карарга мөмкин.