«Арнольд Бренингның сәнгатьле фотосурәтләре» лекцияләре
23 Ноябрь 2022
20 ноябрьдә «Московский» МҮндә Яна Кириллованың «Арнольд Бренингның сәнгатьле фотосурәтләре» лекциясе узды. Арнольд Иванович Бренинг (1879-1937) – танылган Казан аптекаре, химик һәм фотограф-һәвәскәр. Аның фотосурәтләре ярдәмендә без Казанны 1910-1930 елларда күрә алабыз. Бу иске шәһәр, шәһәр яны, 1913-нче елда Идел аша Романов күпере төзелешенең фотосурәтләре генә түгел, ә аның замандашлары – Лихачевлар, Вильде, Алафузовлар, Романов күпере «авторы» Н. А. Белелюбский, академик А. Е. Арбузов, якыннары һәм өйдәге кешеләренең портретлары да.
Очрашуда А. И. Бренингның фото юлы, аның эшләренең сәнгать аспектлары һәм аларның пикториализм агымы белән бәйләнеше турында сөйләделәр.
Лектор – Яна Кириллова, культуролог, ТР ДССМ өлкән фәнни хезмәткәре.