12 Июнь – Русия көне!

12 Июнь 2021

Русия көненә багышланган чаралар программасы

Казан халкын һәм кунакларын зур күңел ачу программасы көтә. Чаралар программасы 12 июньдә «Халыклар дуслыгы» тантаналы марш белән ачылачак һәм матур салют белән тәмамланачак.

9:00дән алып – Кремль яры буйлап «Халыклар дуслыгы» маршы. Аннан соң монда яшьләр «Этномаркет»ы ачылачак, анда көндәлек куллану товарлары, кием-салым һәм аксессуарлар сатып алырга мөмкин булачак.

11:00 – шәһәрнең һәр районында ил турында танылган җырлар белән «Ватан өчен, Русия өчен» дип аталган концертлар башлана. Шулай итеп, Урицкий ис. паркта квестлар, фән һәм техника турында викторина һәм артистлар чыгышлары белән бәйрәм узачак.

11:00 – «Дәрвишләр» бистәсе скверында Леонид Филатов әсәре мотивлары буенча «Кыю егет Федот Стрелец турында әкият» театральләштерелгән спектакле куелачак.

11:00 сәгатьтә бәйрәм чаралары «Крылья Советов» паркында һәм Горький ис. мәдәният һәм ял паркында башланачак. Биредә шәһәрнең музыка һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак, ә яшь тамашачыларны интерактив уен программасы көтә.

11:00 – Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга һәйкәл ачу.

15:00 – Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексында «Зәңгәр беретлар» ҺДГ легендар ансамбле чыгыш ясаячак.

14:00 – Казан Кремлендә «Созвездие-Йолдызлык» республика фестивале финалистларының зур бәйрәм концерты.

14:00 – «Таба» этномузыка яшьләр фестивале Кремль яр буе пирсының төп сәхнәсендә. Хедлайнерлар – «Клевер» фолк-төркеме, удмурт башкаручысы Шонер Пол, «Ойме» музыкаль коллективы, «У ЕН» мари панк-төркеме, Зәринә Вилданова, Malsi Music һәм башкалар.

18:00 – Кремль яр буендагы концертта җырчы Максим, Андрей Державин һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Галимов чыгыш ясаячаклар. Кызыксыну буенча төрле мәйданчыклар эшләячәк: аквагрим ясарга, матрешкалар һәм батыр ясауда катнашырга, «Русия картасы» станциясендә салынган маршрутлар һәм зур уен кубы белән зур идән картасында уйнарга, халык уеннарына кушылырга мөмкин булачак.