«Таһир һәм Зөһрә» спектакленең премьерасы
19 Июль 2022
23 июнь көнне «Московский» МҮндә «Барыгыз да ирекле» театр студиясенең «Таһир һәм Зөһрә» спектакле премьерасы булып узды. Тамашачылар Зөһрә Яникованың борынгы көнчыгыш әкиятенә нигезләнеп иҗат ителгән килгән эшчеләр турындагы драмасы белән таныштылар. Спектакльдә үткән белән киләчәк, Азиянең ерак пейзажлары белән «Пятерочка» кибете, арматура штырьләре, персик агачлары һәм яңа балалар мәйданчыклары бутала.
Минималистик куелышның режиссёры – студия җитәкчесе, журналист Камил Гыймаздинов.
«Таһир һәм Зөһрә» спектаклен без узган елның октябреннән алып 9 айга якын әзерләдек. Зөһрә Яникованың тексты белән эшләү җиңел бирелмәде. Структурасы һәм эчтәлеге буенча бу бик катлаулы һәм тирән әсәр, әмма без өч концепция алыштырып, аның асылына кадәр төштек кебек. Без бу спектакльне кабат күрсәтергә телибез, ләкин кайчан булыр икәнен әлегә уйламадык, бәлки август аенда булыр», – дип үз фикерләре һәм планнары белән уртаклашты режиссёр.
Чара үзәкнең эчке ишегалдында ачык һавада узды. Җәйге кич, үлән, агачлар спектакльнең табигый декорациясе булдылар.