Үзәк турында
1932 елда Урицкий исемендәге бистә төзүчеләре өчен ашханә, Бөек Ватан сугышы елларында, төзелеп бетмәгән мәдәният йорты бинасында, Мотор төзүчеләр заводы эшчеләре өчен барак, 1945нче елдан мотор төзүчеләр мәдәният йорты , 1961нче елдан Урицкий исемендәге Мәдәният Сарае - болар барысы 2018нче елда 80 еллыгын тутырган «Московский» Мәдәни үзәге үткән озын юл.
«Московский» Мәдәни үзәге мәдәният сарайларын заманча мәдәният үзәкләренә үзгәртү эшендә шәһәр Мәдәният идарәсенең уңышлы проекты булып тора. Гадәти эстрада иҗаты түгәрәкләрен үстерүдән кала, концерт эшчәнлеген һәм, беренче чиратта, балаларга һәм олыларга иҗади һәм интеллектуаль яктан үсеш тәэмин итә торган күпфункцияле мәдәни үзәк тудыру – яна концепциянең төп бурычы.
Үзәктә робот техникасы, программалаштыру студияләре, кечкенә балалар өчен инглиз теле дәресләре, сынлы сәнгать студиясе, сабыйлар өчен үсеш мәктәбе, кино мәктәбе, спорт секцияләре эшли. Шулай ук яшьләр өчен остаханәләр, ата-аналар өчен балаларны тәрбияләү буенча дәресләр уздырыла. «Тормышка гашыйк» проекты кысаларында өлкән яшьтәгеләр өчен өстәл теннисы, бию, сынлы сәнгать, менталь арифметика, мобиль грамотага өйрәтү юнәлешләрендә бушлай дәресләр үткәрелә.
Концертлар залының фойесы Таткультлаб,ИНДЕ, Киберспорт кебек яшьләр проектлары өчен мәйдан булып тора. Ә Концертлар залы Киров һәм Мәскәү районнары өченгенә түгел, ә бөтен шәһәр мәдәни тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде. Биредә La Primavera, Sforzando кебек күренекле оркестрлар чыгыш ясыйлар, фестивальләр, мәдәни чаралар үткәрелә.
Җәй көннәрендә «Московский» Мәдәни үзәге Урицкий исемендәге паркта «Мәдәни чәршәмбе» шәһәр проекты кысаларында район халкының күңелен күтәрә. Һәм, әлбәттә, «Урицкий исемендәге паркта Алма Спасы», «Московский»да АРТ-ЯЗ», «Җәйге бию мәйданы» кебек яңа мәдәни брендлар булдырырга планлаштыра.
Мәдәни Үзәк, өй һәм эш, уку урыннарыннан соң, паркның иҗтимагый киңлегенең дәвамы буларак, бик мөһим урын булып тора. Чөнки монда дәресләргә, концертларга, остаханәләргә генә түгел, ә дуслар белән аралашырга, кафеда утырырга, коворкингта эшләргә, фойеда Wi-Fi белән кулланырга, китап кибетенә керү өчен киләләр.
«Московский» Мәдәни үзәге мәдәният һәм сәнгать, агарту һәм тәрбия өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм барлык кызыклы проектларыгыз өчен ачык!
- «Московский» МҮнең уставы
- Түләүле нигездә эшләүче клуб оешмаларында ташламалы урыннар санын билгеләү тәртибе
- Түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча прейскурант
- 2023-2025 елларга муниципаль бирем
- Коворкинг куллану кагыйдәләре
- «Московский» мәдәни үзәгенең «Тормышка гашыйк» юнәлеше буенча дәресләр җәдвалы (55+)